Яланбашлы язларымнан…

Яланбашлы язларымнан
Китә алмый йөрдем. Озак.
Җәйге иртәм. Инде китәм.
Калса калыр бәгырь сызлап!..

Яшьле идеме соң әллә
Йолдыз күзе кара төннең?!
«Язларыма кире кайт!»- дип
Өмет тулы төшкә кердең.

Ничәнче кат шул бер үк төш.
Өзелә дә, кабатлана.
Ни дип юрыйм?! Мөмкинме соң
Ул шашуны кабатларга?!.

… Язны җәйгә ялгый алмам.
Ялгасам да төшне өнгә.
Син -яз идең. Яздан яздым.
Яланаяклы җәй миндә!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт